“Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында гражданнарны кабул итү

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

 “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында гражданнарны кабул итү дәвам итә. “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУның әйдәп баручы белгече Марат Шәрәфетдинов белән шәхси аралашканда гражданнар  үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

 

 Профессиональ чишелеш таләп иткән проблемалар төрле. Кешеләр акча һәм иминият түләүләре, административ производствоны туктатып тору мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр, - дип хәбәр итте Марат Шәрәфетдинов.

 

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча хокукый характердагы консультацияләр бирелде, закон таләпләре аңлатылды, вәкаләтле һәм күзәтчелек органнарына гаризалар проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International