Казанда узган киңәшмәдә республика судлары һәм җәмәгать судьялары эшенең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2023 елның 11 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары рәисләренең 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча киңәшмәсе булды.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итүнең гомуми мәсьәләләре турында сөйләде. Ул матди-техник, оештыру-хокукый, кадрлар һәм финанс тәэмин итүне үз эченә алган җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру белән шөгыльләнүче Татарстан Юстиция министрлыгы эшендәге төп моментларны билгеләп үтте.

Аерым алганда, агымдагы елда җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Август аенда Мамадышта ике суд участогы өчен билгеләнгән бинаны капиталь ремонтлауны тәмамлау планлаштырыла. Икенче яртыеллыкта Зәйдә, Зеленодольскта, Алабугада, Казанда, Зур Кайбычта, шулай ук финанслау булганда Иске Чүпрәле авылында суд участокларын ремонтлау планлаштырыла.

“Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү”дәүләт программасының  “Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтын үстерү” кече программасы  кысаларында гамәлгә ашырыла. 2023 елга финанслау күләме 565,7 млн.сум күләмендә расланган”, - дип өстәде Рөстәм Заһидуллин.

Министр искәрткәнчә, җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында электрон гадел хөкем эшли башлаган. Гражданнар һәм юридик затлар җәмәгать судьяларына электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек алдылар. Беренче яртыеллыкта суд участокларына цифрлы форматта 40 меңгә якын документ килгән.

Җәмәгать судьяларының барлык суд участоклары РФ Суд приставларының ТР буенча Федераль хезмәте белән электрон хезмәттәшлек төзеде. Башкару документларын электрон рәвештә җибәрү, производствоның үтәлешен мониторинглау мөмкинлеге барлыкка килде. 2023 елның 6 аенда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә электрон рәвештә 47 меңнән артык документ тапшырылган.

 Кадрлар белән тәэмин итүгә карата. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында ТР дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары санын арттыру турында Указга кул куйды. Указ нигезендә җәмәгать судьялары аппаратларының штат саны 35 берәмлек консультантка артты.

Министр быелгы көздә 40 җәмәгать судьясының квалификациясен күтәрү курсларында укытуны оештыру турында хәбәр итте, шулай ук беренче тапкыр сайланган җәмәгать судьяларын һөнәри яктан яңадан әзерләү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International