Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов 2023 елның 1 яртыеллыгында Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә һәм Буа районнары белән мөлкәти булмаган характердагы таләпләрнең һәм башкарма производстволарның үтәлешен мониторинглау нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.
Видеоэлемтә режимында күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрнең районнары һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре тыңланды. Хисап мәгълүматлары тикшерелде, таләпләрне һәм суд карарларын нәтиҗәле үтәү буенча тәкъдимнәр бирелде.