Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты Семен Сметанин KAZAN TRIATHLON SWIM 2023 ачык суда йөзү буенча ярышларда катнашты.
Казан триатлоны - ике көнлек чара, аның барышында спорт сөючеләр ачык суда йөзү, свимран (йөгерү һәм йөзү этапларын чиратлап узу) һәм триатлон буенча ярышларда катнаша ала.
Семен Сметанин 1850 метр дистанцияне 33 минутта үтеп, абсолют зачетта 4 нче урынны алды.
Министрлык коллективы коллегаларын чын күңелдән котлый һәм киләчәктә спортта һәм һөнәри җиңүләр тели!