Татарстанда хокукый мәгълүмат халыкка якынрак була бара

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Татарстан Юстиция министрлыгы Бердәм дәүләт хокукый мәгълүматлаштыру һәм түләүсез юридик ярдәм порталы эшләвен искә төшерә. Татарстан Республикасы порталның региональ сегменты буенча пилот регионнар унлыгына керде. Халык иминлеген саклау линиясе буенча “Демография” милли проекты кысаларында 2022 елның 20 декабреннән портал тест режимында эшли башлады.

 Портал ярдәмендә гражданнар югары дәрәҗәдәге визуализация һәм гади эзләү юллары белән системалаштырылган, актуаль, ышанычлы һәм кабул итү өчен ачык хокукый мәгълүмат ала алачак.

“Бүгенге көндә дистанцион хезмәтләр аеруча кирәк, ә карарларның оперативлыгы гаять зур әһәмияткә ия. Порталга хакимиятләр белән хезмәттәшлек итү буенча сервислар интеграцияләнгән, ягъни “дәүләт хезмәтләре”ндәге кебек, - дип аңлатты Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

 

Порталда хокукый мәгълүмат, кулланучыларның кире элемтәсе һәм мониторингы бар, шуңа күрә портал ташламалы категориягә кермәгән гражданнар өчен дә кызыклы булачак.

Татарстанлылар хокукый документлар, төрле тормыш ситуацияләрендә эш итү тәртибе белән таныша ала, мәсәлән, социаль наем шартнамәсе буенча торакны ничек хосусыйлаштырырга, шулай ук законнардагы үзгәрешләрне күзәтергә мөмкин, - дип өстәде Рөстәм Заһидуллин.

Хәзер портал тест режимында эшли. Әмма аны тулысынча файдалануга тапшырганнан соң гражданнар конкрет проблема турында мәгълүмат белән таныша алачак, түләүсез юридик ярдәм алуга гариза бирә алачак, шуннан соң алар мәсьәләне карау барышын аның куелышыннан алып йомгаклау чишелешенә кадәр күзәтә алачак.

Игътибар итегез, квалификацияле хокукый ярдәмне түләүсез алу яки юрист янына язылу өчен порталда теркәлергә кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International