Җәмәгать судьялары аппаратларының аттестацияләнгән 15 хезмәткәренең 14е үзләре биләгән вазыйфаларга туры килә.
Бүген юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Хезмәткәрне аттестацияләү аның эшчәнлеген объектив бәяләү аша, биләгән вазифасы буенча аңа карата куелган билгеле шартлардан һәм таләпләрдән чыгып үткәрелә.
Аттестацияләнгәннәр арасында җәмәгать судьялары аппаратлары консультантлары, суд утырышы секретарьлары, 2 разрядлы белгечләр һәм 2 разрядлы өлкән белгечләр - канцелярия мөдирләре бар. Алар Лаеш, Лениногорск,Түбән Кама, Спас, Питрәч, Саба, Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Алексеевск районнарыннан.
Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча, алар тәкъдим иткән мәгариф, гражданлык хезмәте узу, хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру турындагы документлар нигезендә, җәмәгать судьялары аппаратының 15 аттестацияләнгән хезмәткәреннән 14 хезмәткәр дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына туры килә дип танылды.
Ел башыннан аттестацияне Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 87 хезмәткәре үтте.