Татарстан Республикасының тапшырылган аерым вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" конкурсы игълан ителә

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы булган җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү максатыннан, 2023 елның 15 августында “Үз һөнәрендә иң яхшысы конкурсына документлар кабул итү башлануы игълан ителә.

 

Конкурс 2 номинация буенча үткәрелә:

- “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы сәркатибе”;

- “Торак пунктлардан муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” .

 

Гаризабирү өчен кирәкле документлар исемлеге, конкурсны оештыру тәртибе һәм үткәрү шартлары “Җирле үзидарә бүлегендә, “Үз һөнәрендә иң яхшысы конкурсы бүлегендә урнаштырылган нигезләмә белән билгеләнә.

 

Конкурста катнашу өчен документлар 2023 елның 14 сентябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International