Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.
Эшче төркем әгъзалары “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” Татарстан Республикасы Законының 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын тикшерделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты хупланды һәм Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советына карауга җибәреләчәк.