Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең Биектау муниципаль районына чыгуы

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан Биектау муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрелде.

 

Чара барышында Биектау муниципаль районы кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

 

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International