Юстиция министрлыгы үз хезмәткәрләре өчен җәйге Спартакиада оештыра

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2013 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үз хезмәткәрләре өчен җәйге Спартакиада уздыра.
Чара Оренбург трактында урнашкан “Үләндә хоккей” күп функцияле спорт комплексында узачак. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ел саен җәйге һәм кышкы спартакиадалар уздырыла, аларның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасына әзерлек (бүгенгә Министрлык дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында катнашучылар арасында гомум команда зачетында 3 нче урында), шулай ук Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны популярлаштыру, коллективның үзендә дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру.
Командалар арасында спорт ярышлары 6 этапта узачак: эстафета (4х100), велосипедта эстафета (4х100), футбол, баскетбол, сикерүләр һәм комбинацияләнгән эстафета.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча уенчылар һәм команда дипломнар һәм призлар белән бүләкләнә. 1 нче урынны алган команда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының күчмә Кубогы белән бүләкләнә. Соңгы мәртәбә Министрлыкның күчмә Кубогын кышкы Спартакиадада министр командасы яулаган иде.
Кубок җәйге ярышлардан соң бу командада калырмы-юкмы – булачак Спартакиада нәтиҗәләре күрсәтер.


ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International