Чистай районында гражданнарны күчмә кабул итү

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре даими рәвештә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итә, шул исәптән күчмә чаралар да оештыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү “Демография” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов Чистай районында гражданнарны кабул итүдә катнашты. Барлыгы 5 кеше җир, мирас, торак законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча, шулай ук суд карарын үтәү һәм кредит түләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән.

 

Мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсе белән җентекле сөйләшү булды, закон нигезләмәләре җентекләп аңлатылды, вәкаләтле һәм күзәтчелек органнарына гаризалар проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International