Россия венчур форумы 2024 елның 26 апрелендә “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган боерыкта әйтелә. Документ ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Документ белән Форумны әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты составы раслана. Оештыру комитеты рәисе итеп Алексей Песошин, аның урынбасары (килешү буенча) итеп ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов билгеләнде.
2023 елның 10 сентябренә кадәр Оештыру комитетына форумны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга кирәк булачак.