Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә административ комиссияләрнең административ җәза билгеләү турындагы карарларын үтәү һәм 2023 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча түләнмәгән штраф суммаларын киметү эшен оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Чарада муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы 15 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы вәкилләре катнашты.
Агымдагы елның 1 яртыеллыгында эш йомгаклары буенча административ комиссияләр һәм вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеген анализлау нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова сөйләде.
Министр урынбасары киңәшмәдә катнашучыларга административ штрафлар буенча бурычларны киметү максатыннан суд приставлары белән уртак эш оештыру буенча бурычлар куйды.