Татарстан Республикасы юстиция министрының Саба районына эш визиты

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин эш визиты белән Саба районында булды.

Министр караган беренче объект - Байлар Сабасындагы суд участоклары бинасы. Анда министр гаделлек урнаштыру шартлары белән танышты. Район башлыгы инициативасы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән 2022 елда ике суд участогы урнашкан бинада капиталь ремонт үткәрелде. Эшләргә республика бюджетыннан 24 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Бинада зур күләмдә эшләр башкарылган. Төзүчеләр түшәм һәм идән япмаларын алыштырганнар, инженерлык коммуникацияләрен һәм сак-янгын сигнализациясен яңартканнар, эчке биналарны бизәү үткәрелгән.  Хәрәкәтләнүләре чикле гражданнарга уңайлы керү өчен киртәсез мохит булдырылган, бина периметры буенча дренаж урнаштырылган.

Министр капиталь ремонтның сыйфатын югары бәяләде. Эш күләме шактый зур. Капиталь ремонт барышында, барысыннан тыш, суны читкә алып китү өчен дренаж урнаштырылган. Элек мул яңгырлар, кар эрү аркасында бинаны су баса иде. Хәзер бу проблема чишелде. Подвал биналарында су басу нәтиҗәләрен бетерделәр һәм торба үткәргечләрен алыштырдылар, - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин.

2023 елда “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында суд участокларын агымдагы ремонтлау Зәй, Зеленодольск, Алабуга, Казан, Зур Кайбыч, шулай ук Иске Чүпрәле авылларында планлаштырылган.

 Министр шулай ук дәүләт юридик бюросының район филиалында булды, аны август ахырында ачу планлаштырыла. Бүгенге көндә башкарылган эшләрне кабул итү-тапшыру һәм башкарма-техник документларны рәсмиләштерү алып барыла. Исегезгә төшерәбез, бер ел элек республиканың Дәүләт юридик бюросы Казанда ачылган иде. Бу вакыт эчендә аның белгечләре республиканың 25 ерак районын әйләнеп чыктылар, анда 191дән артык хокукый консультация үткәрделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International