Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман һәм Спас районнары белән мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм башкарма производстволарны үтәү буенча чираттагы киңәшмә үткәрде.
Видеоэлемтә режимында агымдагы елның 1 яртыеллыгы өчен бирелгән мәгълүматлар тикшерелде, районнар, суд приставлары хезмәте вәкилләре тыңланды. Күрсәтелгән юнәлеш буенча җаваплы затларга куелган таләпләрне һәм суд карарларын үтәү буенча тәкъдимнәр бирелде.