Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары белән мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм башкарма производстволарны үтәү буенча видеоэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Районнар һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре белән агымдагы елның 1 яртыеллыгы өчен бирелгән мәгълүматлар тикшерелде. Күрсәтелгән юнәлеш буенча җаваплы затларга әйтелгән искәрмәләрне бетерү һәм ышанычлы мәгълүмат бирү буенча тәкъдимнәр бирелде.