Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Комиссия тарафыннан дәүләт хезмәткәренең һөнәри әзерлек дәрәҗәсенең квалификация таләпләренә туры килүенә, вазыйфа регламентында каралган үз хезмәт бурычларын үтәү сыйфатына бәя бирелде.
Аттестация барышында эшчеләрнең һөнәри белемнәре дә, практик тәҗрибәләре дә, суд системасы алдында торган бурычларның әһәмиятен аңлаулары да, аларны оператив һәм нәтиҗәле хәл итә алулары да ачыкланды. Аттестация комиссиясе әгъзаларының сорауларына хезмәткәрләр җавапларны үз практикаларыннан чыгып тулы, җентекле итеп, мисаллар белән ныгытып бирделәр.
Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча җәмәгать судьялары аппаратының аттестацияләнгән 11 хезмәткәренең 9ы дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларына туры килә дип танылды.