2013 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Чаллы шәһәр суды рәисе Р.Г.Гайфетдинов белән бергә, Һади Такташ урамындагы бинаны ремонтлау эшләрен карап чыктылар. Бинаны тапшыру срогы –2013 елның ноябре.
4766 кв.метрлы биш катлы бинаны ремонтлау өчен бирелгән сроклар кысынкы булганга күрә, барлык ремонт эшләре тизләтелгән темплар белән башкарыла.
Хәзерге вакытта төзелеш объектында бина фасадын тышлауга керешкәннәр, эчке эшләрне башкару өчен зур мәйдан әзерләнгән, киләсе атна азагына ремонтчылар бинаның 5 нче катын тапшырырга вәгъдә итәләр.
Шул ук көнне Чаллы шәһәр суды рәисе Р.Г.Гайфетдинов Чаллы шәһәре суд районының барлык җәмәгать судьялары катнашында эшче киңәшмә уздырды, анда җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты эшенә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Фикер алышуларда катнашып, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина судьяларның җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең хезмәт хакына, матди-техник тәэмин ителешкә, җәмәгать судьяларының һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең квалификациясен арттыруга һәм башка оештыру моментларына кагылышлы күп санлы сорауларга җавап бирде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге