Бүген Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Иран делегациясе белән очрашу узды, анда шулай ук юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
Иран делегациясе Казанга Азия омбудсменнары ассоциациясе Генераль Ассамблеясының XVII утырышында һәм “Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен килде.
Очрашуда Иран Ислам Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Хөрмәтле кунакларны сәламләп, Рөстәм Заһидуллин хезмәттәшләренә быел федераль статус алган KazanForum-2023тә катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм Форум киләчәктә дә Россия белән Иранның уртак проектлары һәм дәүләтара мөнәсәбәтләре турында фикер алышу өчен мәйданчык булып калыр дип өмет белдерде.