Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан Чирмешән районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче торак пунктлардан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрелде.
Чара барышында Чирмешән муниципаль районы кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тәкъдимнәр бирелде.