Министрлык хезмәткәрләре “Милләтләр кроссы”нда катнаштылар

2023 елның 16 сентябре, шимбә

Бүген Казанда Россиядә иң көтелгән спорт бәйрәмнәренең берсе – “Милләтләр кроссы” узды. Ел саен бу чараү төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге спорт сөючеләрне җыя.

 

Старт Урам экстрим-паркында бирелде, маршрут Казансу яр буе буйлап үтте. Ярышларга традицион рәвештә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылды.

 

Барлык катнашучылар һәм кунаклар өчен мәйданчыкта шәһәрнең иҗади һәм спорт коллективлары чыгышлары белән күңел ачу программасы әзерләнде.

 

Быел ярышлар илнең 84 төбәгендә узды. “Милләтләр кроссы”нда барлыгы 340 меңнән артык кеше катнашкан.

 

Министрлык коллективына ярышларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International