Татарстан Юстиция министрлыгы коррупциягә каршы көрәшкә багышланган конкурс үткәрә

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган брифингта юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов бәйсез экспертлар өчен коррупциягә каршы экспертиза конкурсы турында сөйләде.

Министрның беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, коррупциягә каршы экспертиза өлкәсендә бәйсез экспертлар арасында конкурс уникаль һәм Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан башка төбәкләргә уңай мисал буларак тәкъдим ителгән.

Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза - коррупцияне профилактикалау чараларының берсе, аның ярдәмендә норматив хокукый актларда һәм норматив хокукый актлар проектларында коррупциоген факторлар ачыклана.

Айнур Галимов бәйсез эксперт булу мөмкинлеге һәркемгә ачык булуын билгеләп үтте. Аккредитациягә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм салымнар һәм җыемнар түләү буенча бурычлары булмаган физик затлар мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук катнашучыларга Россия Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен аккредитация алырга кирәк.

Җиңүче 100 мең сум алачак. Икенче урын өчен 80 мең сум, ә өченче урын өчен 70 мең сум түләү каралган. Бүләкләү 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә узачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән чаралар “Демография” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Брифингны биредә карарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International