Нурлат районында хокук бозуларны профилактикалау

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 18-20 сентябрендә Нурлат районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме тарафыннан күчмә тикшерүләр графигына ярашлы рәвештә күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыру торышы өйрәнелде.

 

Тикшерү барышында составына ун министрлык (ведомство) вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының хокук тәртибен саклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, социаль яклау, эшкә урнашу юнәлешләре буенча эшчәнлеген оештыру, шул исәптән Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны үтәве белән таныштылар.

 

Күчмә чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов район башлыгы Дамир Ишкинеев, район прокуроры ярдәмчесе Марат Нуруллин, эшче төркем әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында йомгаклау киңәшмәсе үткәрде.

 

Эшче төркем әгъзалары эш нәтиҗәләре, ачыкланган кимчелекләр турында хәбәр иттеләр, аларны бетерү буенча үз киңәшләрен бирделәр.

Нурлат районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш канәгатьләнерлек дип бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International