Бүген “Державин Г.Р. Россиянең беренче юстиция министры һәм аның дәүләт төзелешенә керткән өлеше” темасына Бөтенроссия студентлар һәм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара “Державин укулары”XVII Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең региональ этабы кысаларында узды.
Фәнни конференциядә катнашучылар һәм кунаклар алдында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Министрның беренче урынбасары Гавриил Романович Державинның Россиянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, илнең искиткеч фикер иясе һәм бөек шагыйре буларак аерым ролен билгеләп үтте.
“Быел без югары әхлаклы, гражданлык һәм законлылык идеяләре өчен көрәшүче Гавриил Романовичның тууына 280 ел тулуны бәйрәм итәбез. Конференция яхшы традициягә әверелде, ул танылган дәүләт эшлеклесен искә алу гына түгел, ә дәүләт хезмәте, нормалар төзү һәм гомумән хокук өлкәсендә булган механизмнарны камилләштерүнең нәтиҗәле коралы да булып тора”, - диде Айнур Газинур улы.
Конференция барышында юридик белем бирүнең, “Интернет” челтәрендә радикаль, экстремистик һәм террорчылык эшчәнлеген пропагандалауга каршы торуның актуаль мәсьәләләре каралды. Иҗтимагый оешмаларның барлыгын һәм судта кулланылуын аңлауга яңа алымнар турында фикер алыштылар. Шулай ук Державинның иҗади мирасы турында сөйләштеләр.