Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы Альберт Бариев Казан федераль университетының Чаллы филиалы студентлары белән очрашу үткәрделәр.
Очрашу КФУ филиалы бинасында узды һәм аралашу барышында Юстиция министрлыгының республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле роле һәм вәкаләтләре тикшерелде.
Министр урынбасары һәм җәмәгать судьясы студентларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең максатлары, функцияләре, бурычлары һәм социаль әһәмияте, дәүләт хезмәтенең, шул исәптән җәмәгать судьяларының суд участокларында эшләүнең өстенлекләре, дәүләт хезмәтенә керү тәртибе, куелган таләпләр һәм конкурс процедурасының үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләделәр.