Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Корпорацияләр кроссы” ярышында катнаштылар

2023 елның 22 сентябре, җомга

Казанның Аккош күле урман паркы территориясендә “Корпорацияләр кроссы” узышы булды, анда республиканың Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.

 

Чара үз мәйданчыгында бөтен Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының спорт сөюче хезмәткәрләрен җыйды.

 

“Безнең Юстиция министрлыгы командасы һәм шәхсән үз исемемнән әлеге команда узышында катнашу мөмкинлеге өчен чараны оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Үз көчләребезне бәяләү һәм Министрлыгыбызны лаеклы тәкъдим итү кызыклы булды”,- диде түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Миңнегалимов.

 

“Корпорацияләр кроссы” төрле катлаулылыктагы 14 киртә - кулда йөрү, киртәләр һәм лабиринтлар аша 3 км ераклыкка йөгерүдән гыйбарәт. Үз категориясендә Министрлык командасы, ярышны 21 минут 08 секундта тәмамлап, 33 команда-катнашучы арасыннан 8 нче урынны алды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International