Юстиция министрлыгының ветераннар советы утырышы

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәте ветераннары советы утырышы узды.

 

Утырышта ветераннар советы әгъзалары, министрның беренче урынбасары А.Г. Галимов, министр урынбасары Н.В. Рагозина, министрлык эшләре белән идарә итүче Н.И. Латыйпов, министр ярдәмчесе И.А. Хафизов һәм Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

 

Утырыш барышында 2023 елда Халыкара өлкәннәр көнен үткәрү кысаларында Министрлык тарафыннан планлаштырылган чаралар, шулай ук Министрлык ветераннарына җаваплы затларны беркетү буенча исемлек проекты тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International