Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский, Мамадыш районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин җәмәгать судьяларының яңартылган суд участоклары бинасында булдылар.
Бүгенге көндә Мамадыш суд районында ике җәмәгать судьясы гадел хөкем урнаштыра, алар озак еллар дәвамында 1984 елда төзелгән, гомуми мәйданы 410 кв. м булган ике катлы бинада урнашалар.
Капиталь ремонт барышында суд участоклары бинасында түбә япмасы алыштырылган һәм барлык эчке бүлмәләр ремонтланган, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар тудырылган, биредә конвой бинасы, сервер, архив биналары, суд утырышы заллары, ашау бүлмәсе бар, бина сак-янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Шулай ук хөкем ителгәннәр өчен пуля үткәрми торган кабина, суд приставын урнаштыру өчен кабина һәм барлык кирәкле офис җиһазлары сатып алынган.
Кунакларга яңартылган бина буенча экскурсия үткәрделәр, алар исә суд хезмәткәрләре һәм судка мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча башкарылган эшне югары бәяләделәр.
Чара ахырында Рөстәм Заһидуллин кайбер хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.