Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре стажировкасы ачылды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында дәүләт һәм республика хакимият органнарында муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировкалар уздырыла.

2018 елдан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча стажировка мәйданчыгы булып тора. 

Бүген Министрлыкта чираттагы стажировка ачылды.

Чара юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.

Стажировканы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының, Казан шәһәр Думасы Аппаратының, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппаратының, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре узачак.

Стажировка программасы нормалар төзү эшчәнлеген оештыруны һәм гамәлгә ашыруны һәм норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасын өйрәнүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International