28 сентябрьдә җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, аларның үтәлеше турында хисаплар һәм мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында эшлекле киңәшмә узды.
Чарада административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча хисап мәгълүматлары бирү өчен җаваплы затлар катнашты.
Хисап чоры башланыр алдыннан хисапларны төзегәндә характерлы җитешсезлекләр тикшерелде, дөрес булмаган мәгълүмат бирүдән саклану өчен аларны тутыру буенча киңәшләр бирелде.