Әгерҗе районында хокук бозуларны профилактикалау

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 26 сентябреннән 28 енә кадәр Әгерҗе районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме тарафыннан күчмә тикшерүләр графигына ярашлы рәвештә күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыруның торышы өйрәнелде.

Тикшерү барышында ун министрлык (ведомство) вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының хокук тәртибен саклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, социаль яклау, эшкә урнашу юнәлешләре буенча эшчәнлеген оештыру, шул исәптән Әгерҗе муниципаль районының 2022-2025 елларга хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программасын үтәү белән таныштылар.

Күчмә чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов район башлыгы Ленар Нургаянов, район прокуроры Александр Непомнящий, эшче төркем әгъзалары, район профилактикасы субъектлары катнашында йомгаклау киңәшмәсе үткәрде.

Эшче төркем әгъзалары эш нәтиҗәләре, ачыкланган кимчелекләр турында хәбәр иттеләр, аларны бетерү буенча үз киңәшләрен бирделәр.

Әгерҗе районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш канәгатьләнерлек дип бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International