Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы казанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештырды. Чара Өлкәннәр көненә багышланган иде.
Татарстан Республикасының профильле хакимият органнары, шулай ук Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре бушлай хокукый ярдәм күрсәттеләр. Казан халкына иминият һәм вакытыннан алда пенсия билгеләү һәм алу, мирас алу һәм васыятьнамә төзү, җир кишәрлеген чикләү, шифаханә-курорт дәвалау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чарада катнашучыларга уртак эш өчен рәхмәт белдерә!