29 сентябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды.
Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар һәм нормалар төзү эшчәнлеге проектларының сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче белем һәм күнекмәләр алу.
Стажировканы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының, Казан шәһәр Думасы Аппаратының, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппаратының, Лаеш муниципаль районы башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре үтте.
Стажировка барышында стажерлар нормалар төзү һәм норматив актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү үзенчәлекләрен өйрәнделәр, актуаль хокукый сорауларга җаваплар алдылар.
Стажировканы ябуда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды һәм алган белемнәрен алга таба да нәтиҗәле куллануны теләде.