Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

2023 елның 1 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре! Халыкара өлкәннәр көне – зирәклек һәм игелек бәйрәме белән иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез!

Безнең барыбыз өчен дә бу үзенчәлекле бәйрәм – Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерү мөмкинлеге, аларга кайгырту һәм игътибар күрсәтү, аларның хезмәтенең һәм тупланган тормыш тәҗрибәсенең бәяләп бетергесез әһәмиятен искә төшерү өчен яхшы сәбәп.

Лаеклы ялда булган яки яшенә карамастан эшләвен дәвам иткән һәркемне котлыйм. Көннәрегез якты һәм игелекле, күңелегездә һәрвакыт тынычлык, ә йөрәктә - яшьлек рухы булсын!

Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, какшамас тормыш сөючәнлек, озак еллар якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International