2013 елның 20 сентябрендә Россия юристлары ассоциясе Халыкка бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра.
Әлеге чара кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституциясе суды аппараты, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, республика Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палатасы белән берлектә, Татарстан Республикасы территориясендә Халыкка бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра.
Бу көнне республиканың һәр муниципаль районында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләре базасында җәмәгатьчелекне кабул итү урыннары, шулай ук Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пунктлары Казан, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә эшләячәк. Барлыгы Татарстанда шундый 56 пунктта гражданнар кабул ителәчәк.
Кабул итү бүлмәләренең Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе М.М. Корманов тарафыннан расланган эш графигы, шулай ук кабул итү пунктларының һәм гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренең адреслары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтындагы «Россия юристлары ассоциясе»бүлегендә түбәндәге адрес буенча урнаштырыла: http://minjust.tatarstan.ru/rus/oppriemn.htm
Гражданнар эш көне дәвамында түләүсез юридик ярдәм сорап: Казанда 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр, республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында - 8.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр.
Халыкны кабул итүдә юрист-консультантлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституциясе суды аппараты, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлары ассоциясе әгъзалары булачак.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге