ТР Юстиция министрлыгы үз ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады

2023 елның 6 октябре, җомга

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр республикада өлкәннәр декадасы уза. Традиция буенча, Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре лаеклы ялда булган элеккеге хезмәттәшләрен котладылар.

 

Юстиция министрлыгында Министрлык эшенә зур өлеш керткән 22 ветеран бар. Хезмәткәрләр аларга республикабызның үткәндә уңышлы формалашуына һәм үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешләре һәм хәзерге вакытта актив тормыш позициясе өчен, үзләренең акыллы киңәшләре белән үсеп килүче буынны тәрбияләргә ярдәм иткәннәре һәм бай тормыш тәҗрибәләре белән юмарт уртаклашканнары өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

 

Ветераннарыбызга нык сәламәтлек һәм озын гомер, күңел җылысы һәм бәхет телибез. Һәр көнегезне шатлыклы вакыйгалар һәм эчкерсез елмаюлар тулыландырсын! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International