Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының биш хезмәткәре биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәү буенча аттестация үтте.
Һәр хезмәткәрнең аттестациясе өч елга бер тапкыр уза. Барлык аттестацияләнүчеләргә аларның вазыйфаи бурычларына кагылышлы сораулар бирелде, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турындагы гамәлдәге законнарны белү тикшерелде, бәяләмәләр һәм шәхси эшләр өйрәнелде.
Коллегаларыбызны чираттагы аттестацияне уңышлы узулары белән котлыйбыз!