Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында республика законының 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын тәкъдим итте. Утырыш Шакир Яһудин рәислегендә Дәүләт Советында узды.
Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, закон проекты мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүне иҗтимагый контрольдә тоту өлешендә республика законнарын Федераль законга туры китерү максатыннан әзерләнгән.
“Закон проекты Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзаларының вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны каплау буенча вәкаләтләр бирә”, - дип белдерде Айнур Галимов.
Комитет тәкъдим ителгән закон проектын хуплады.