Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Урманнарны саклыйк” акциясе кысаларында 150дән артык ылыслы агач үсентеләре утырттылар

2023 елның 14 октябре, шимбә

Ел саен көзге чорда бөтен республика буенча “Урманнарны саклыйк” Бөтенроссия акциясе уза. Инде биш ел дәвамында халыкның игътибарын табигый янгыннар проблемасына юнәлтү өчен оештырылган акциядә йөзләгән кеше катнаша. Урманны торгызуга Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертте.

 

“Бүген без 150 дән артык ылыслы агач үсентеләре утырттык. Акция Министрлыгыбыз хезмәткәрләре арасында һәрвакыт уңай кабул ителә, чөнки агач утырту – мөһим, кирәкле һәм уртак эш”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары Надежда Рагозина.

 

Искәртеп узабыз, узган ел акция нәтиҗәләре буенча республикада ике миллион үсенте утыртылды. Акция Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башланган “Экология” милли проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International