Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының күчмә Кубогы Министрлык хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасыннан соң үзенең пропискасын алмаштырмады

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Кичә “Үләндә хоккей үзәге”ндә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы булып узды. 
Спартакиадада капитаны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов булган 1 нче команда җиңеп чыкты һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының күчмә Кубогын яулады. Бу команданың спортчылары составына эшләр алып бару һәм документлар әйләнеше секторы, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге, финанс бүлеге һәм административ-хуҗалык секторы хезмәткәрләре кергән иде.   
Ярышларда мактаулы II урынны башлыгы министр урынбасары М.М.Ибәтов булган Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре командасы алды.
III урынны министрның беренче урынбасары С.Н. Столяров һәм министр урынбасары Н.В. Рагозина командалары бүлеште.  
Командалар арасындагы спорт ярышлары 7 этапта узды:
- эстафета (4х100),
- велоэстафета (4х100),
- капкага туп кертү,
- боҗрага туп белән ату,
- урыннан озынлыкка сикерү,
- комбинацияләнгән эстафета,
- учларга таянып, җирдән бер-бер артлы күтәрелү.
“Учларга таянып, җирдән бер-бер артлы күтәрелү” этабында Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык җитәкчелеге  ярышты.
Командалар арасында көрәш бик җитди узды, ул җанатарларны да, һәвәскәр спортчыларны да берләштерде. Һәр команда составында спортка дәрте ташып торган, республика дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында катнашкан хезмәткәр бар иде.  
Гадел жюри, ярышларның барлык этаплары узгач, 1 нче команданы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының күчмә Кубогы белән бүләкләде. Министрлыкның күчмә Кубогы Министрлык хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасыннан соң үзенең пропискасын алмаштырмады.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
2013 елның 11 сентябрендәге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы нәтиҗәләре
 
Нәтиҗәләр
Командалар капитаннары
 
Корманов М.М.
Столяров С.Н.
Рагозина Н.В.
Ибәтов М.М.
Эстафета 4х100
урыны
1
2
3
4
очколар
4
3
2
1
Велоэстафета 4 х100
урыны
3
4
1
2
очколар
2
1
4
3
Урыннан озынлыкка сикерү
1 нче
2,52
2,15
2,44
2,20
2 нче
2,36
2,36
2,41
2,32
3 нче
1,93
1,82
1,48
1,80
4 нче
1,66
1,71
1,43
1,76
суммасы
8,47
8,04
7,76
8,08
урыны
1
3
4
2
очколар
4
2
1
3
Капкага туп кертү
суммасы
3
5
4
6
урыны
4
2
3
1
очколар
1
3
2
4
Боҗрага туп ату
суммасы
4
2
4
5
урыны
2
3
2
1
очколар
3
2
3
4
Комбинацияләнгән эстафета
урыны
1
3
4
2
очколар
4
2
1
3
Учларга таянып, җирдән бер-бер артлы күтәрелү
саны
51
50
25
40
урыны
1
2
4
3
очколар
4
3
1
2
Йомгак
очколар
22
16
14
20
урыны
1
3
4
2
 
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International