Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсының финал этабы

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” исеменә конкурсның финал этабы узды.

Финал этабы конкурста катнашучыларның йомгаклау тестларын узуын күздә тота. “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясендә 8 кеше һәм “Җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” номинациясендә 6 кеше катнашты.

Һәр номинациядә җиңүчеләр конкурс комиссиясе утырышында расланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International