Татарстанда 2023 елның 31 августыннан соң хәрби хезмәткә контракт төзегән гражданнар 305 мең сум алачак

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү рәвешендә өстәмә социаль ярдәм чарасы кертелде.

Түләүне 2023 елның 1 сентябреннән хәрби комиссариатларда яки Татарстан Республикасында дислокацияләнгән хәрби частьләрдә чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән яки мобилизация буенча чакырылучылар ала алачак.

Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан имзаланган Указ 26 октябрьдә үз көченә керә һәм ел ахырына кадәр гамәлдә.

Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне гамәлгә ашыру тәртибен ТР Министрлар Кабинетына расларга кушылган. Указ ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International