Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәре Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре булды!

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсында дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү номинациясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан Ксения Марточкина җиңү яулады. Ул Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенә җитәкчелек итә.

2023 елда конкурс сигезенче тапкыр үткәрелә. Конкурста катнашу өчен бу юлы 33 дәүләт органыннан 74 хезмәткәр килгән.

Бүләкләү тантанасы барлык дәүләт органнары җитәкчеләре катнашында тантаналы шартларда узачак. Җиңүчеләргә конкурс лауреатлары дипломнарын Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов тапшырачак.

Юстиция министрлыгы коллективы Ксения Вячеславовнаны лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлый һәм аңа ирешкәннәрендә тукталып калмавын, яңадан-яңа үрләр яулавын тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International