Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышларда катнашты

2023 елның 28 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды.

Быел турнирда Татарстанның төрле министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан 19 команда катнашты. Ярышлар өч этапта: хатын-кызлар, ир-атлар һәм парлы зачетта узды. Татарстан Юстиция министрлыгы командасын Ксения Марточкина, Ильяс Хөснетдинов, Азалия Юшкова һәм Нияз Закиров тәкъдим иттеләр.

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре ТР буенча Федераль казначылык идарәсе, ТР Спорт министрлыгы, ТР Суд департаменты идарәсе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты командаларына каршы уйнадылар.

“Бу лаеклы көндәшләр белән катлаулы, динамик уен иде. Гомумән, без канәгать, бик күп уңай эмоцияләр алдык. Кискен көндәшлеккә карамастан, мондый ярышлар команда рухын бик яхшы ныгыта”, - дип аңлатма бирде Ильяс Хөснетдинов.

Алда волейбол буенча ярышлар көтелә, аннан соң очколар тулысынча бүленеп, 2023 елгы Спартакиада җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнәчәк.

Коллегаларыбызга матур, кызыклы уеннары өчен рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International