2013 елның 12 сентябрендә Балтач муниципаль районында совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы уздырылды.
Мондый чаралар 2013 елның сентябрендә республиканың барлык районнарында барачак. Алар 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышына әзерлеккә бәйле рәвештә уздырыла.
Районның оештыру комитеты утырышы эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты, ул, 2013 елның 8 маендагы республика оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан куелган бурычлардан чыгып, оештыру комитеты әгъзалары алдында чыгыш ясады.
Сүз Бөек Ватан сугышы инвалидларына, ветераннарына, Бөек Ватан сугышының вафат булган ветераннарының һәм аларга тиңләштерелгән затларның тол хатыннарына, тол ирләренә социаль ярдәм күрсәткәндә адреслы һәм индивидуаль алым турында сүз барды.
Оештыру комитеты утырышы эшендә җирлекләр башлыклары, район Башкарма комитеты Советының җаваплы хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һәм башка кызыксынучы затлар катнашты.
Көн тәртибенең үзәгенә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларга әзерлек һәм аларны уздыру мәсьәләсе куелды.
Авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендә оештыру чараларын күрергә; Бөек Ватан сугышы тарихы һәм каһарманнары, аның ветераннары һәм сугышта зыян күргән бүтән категория гражданнар турында мәкаләләр, очреклар һәм башка материаллар бастырып чыгару өчен массакүләм мәгълүмат чараларыннан киңрәк файдаланырга кушылды.
Оештыру комитеты утырышында тыл хезмәтчәннәренә дә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм Бөек Ватан сугышы инвалидларына ярдәм күрсәтү схемасы буенча ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү турында тәкъдим кертелде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге