РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән очрашу

2023 елның 3 ноябре, җомга

2023 елның 1 ноябрендә министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтовның Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән традицион очрашуы узды.

Мөхәррәм Ибәтов курсантларга дәүләт граждан хезмәте, аның үсеше һәм перспективалары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, аның вәкаләтләре һәм алдында торган бурычлары турында сөйләде, бирелгән сорауларга җавап бирде.

Чара барышында курсантларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турында фильм күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International