Татарстан Юстиция министрлыгында республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләүгә йомгак ясалды

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.

Һәр хезмәткәрне аттестацияләү “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында өч елга бер тапкыр үткәрелә.

Бүген аттестацияләнүчеләр арасында Казан шәһәре, Чаллы шәһәре һәм республиканың суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләре бар иде.

Бәяләү нәтиҗәләре буенча 11 хезмәткәр үз вазифаларына туры килә дип танылган.

Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьясы аппаратының суд участогы суд утырышы секретаре  Тораева Айгөл Гуванчевна, аттестация комиссиясе карары белән вазыйфаи үсеш тәртибендә кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

Коллегаларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә профессиональ уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International