Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында барлык дәүләт органнары җитәкчеләре катнашында узды.
Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәре - җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ксения Марточкина да бар иде, ул “Дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә җиңү яулады.
“Һәрвакыт талантларга һәм яшьләргә ярдәм итәргә кирәк, ә әлеге конкурс кызыклы һәм перспективалы кадрларны ачыклау буенча яхшы мәйданчык булып тора”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы бүләкләр тапшырганда.
Юстиция министрлыгы коллективы Ксения Вячеславовнаны чын күңелдән котлый!