constitution.er.ru сайтында “Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!” онлайн-конкурсы бара. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары 1 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр катнаша ала.
Һәр катнашучы өчен автомат рәвештә 10 сорау белән тест варианты булдырылачак, аңа 10 минут эчендә җавап бирергә кирәк булачак. Һәр катнашучы тест нәтиҗәләре буенча электрон сертификат алачак һәм приз фонды өчен көрәшә алачак.
Онлайн-конкурска нәтиҗәләр 30 ноябрьгә кадәр ясалачак.