ТР юстиция министрының беренче урынбасары Алабуга мәктәбе укучыларын яңа “Саннар дәресе”ндә мессенджер технологияләре белән таныштырды

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

“Мессенджерлар” темасына “Саннар дәресе” Татарстанның Алабуга муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Мәктәп укучылары өчен дәресне ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов үткәрде.

Ул тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларына беренче мессенджерларның ничек барлыкка килүе һәм интернетта аралашу этикасы турында сөйләде. Дәрестә шулай ук мессенджерларны кулланганда мәгълүматны саклауның төп кагыйдәләре: катлаулы парольләр урнаштыру, кушымталарны яңарту, ике факторлы аутентификация кирәклеге турында фикер алыштылар.

“Замана аралашу формасын күптән үзгәртте. Элек хәбәр атналар буе килә иде. Хәбәр җибәрү вакыты хәзер бер секундтан да азрак. Шуңа күрә бүгенге көндә уку чатларын һәм дуслар белән чатларны аера белү, мессенджерлардан мөмкин кадәр күбрәк файдаланып, шәхси мәгълүматны сакларга өйрәнү аеруча мөһим”, -  диде Айнур Галимов.

Айнур Галимов шулай ук укучылар белән Россия Федерациясе Конституциясе турында сөйләште, илебез өчен истәлекле дата - аның кабул ителүенә 30 ел тулуны искә төшерде. Ул Россия Конституциясенең төп закон буларак хокукый әһәмиятен һәм аны өйрәнү кирәклеген билгеләп үтте.

Очрашу ахырында юстиция министрының беренче урынбасары кече сыйныф укучыларын “Россия бөркетләре”нә алу тантанасында катнашты һәм аларга  “Беренчеләр хәрәкәте” талисманнарын - барслар тапшырды. Айнур Галимов балаларга уңышлар һәм кызыклы мәктәп тормышы теләде!

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Саннар дәресе” - Бөтенроссия мәгариф проекты. Ул РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган “Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” милли программасының “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проектына ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International